Татарстанның баш ангионеврологы Динә Хәсәнова Яр Чаллы шәһәре 5нче шәһәр хастаханәсенең беренчел кан тамырлары үзәгенә барды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Бүген, 2014нче елның 10нчы сетябрендә, «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССОна эш сәфәре белән ТР ССМның баш штаттан тыш белгеч-ангионеврологы, баш Республика кан тамырлары үзәгенең җитәкчесе, м.ф.д., профессор Д.Р.Хәсәнова килде. Визит кысаларында Динә Рөстәм кызы оешма администрациясе һәм беренчел кан тамырлары үзәгенең коллективы белән эш киңәшмәсе уздырды. Фикер алышыр өчен түбәндәге темалар булды: оешмаларга урнашканда баш мие кан әйләнеше бозылган пациентларның хәрәкәт логистикасы, субарахноидаль кан китүе белән пациентларны маршрутизацияләү, тикшерү стандартларын үтәү, ТР ССМ «АМЯХ» ДАССОның кан тамырлары үзәге белән үзара бәйләнештә булу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International