Тәтеш районында фельдшер-акушер пунктының ачылышы булды

2014 елның 12 сентябре, җомга
2014нче елның 11нче сентябрендә Тәтеш муниципаль районының Чуваш Чурапаны һәм Чуваш Тайбасы авылларында модульле фельдшер-акушер пунктының тантаналы ачылышы булды. Чарада Тәтеш муниципаль районының башлыгы В.С.Чершинцев, Казан (Приволжск) Федераль университетының ректоры И.Р. Гафуров, баш табиб Р.Р.Салаватуллин белән берлектә районның медицина хезмәткәрләре, төзүчеләр, әйтеп үтелгән һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр катнашты.
Чыгышында район башлыгы В.С.Чершинцев Республика җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына, төзүчеләргә һәм медицина хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
И.Р.Гафуров үзенең чыгышында Татарстан Республикасында  авылларда сәламәтлек саклау объектларын төзү буенча программаның әһәмиятле булуын ассызыклап үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International