«Тәтеш ҮРХ» ДАССОның табиб-стоматологы Вавилина Людмила Михаил кызы Татарстан Президенты патронажы астында үткәрелә торган «Нечкәбил-2014» Хатын-кыз чибәрлеге республика конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Ул Татарстан гаиләләре Фестивалендә абсолют җиңүчеләр санына керде һәм II урын алып, ноябрь ахырында Әниләр көнендә уздырылучы конкурсның финалына чыкты.