Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Баш штаттан тыш белгечләрнең исемлеге
Сәламәтлек саклау министрлыгы шәхесләрдә
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Телефон белешмәлеге
Эшчәнлек
Контактлар
Максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру
Планнар, программалар, проектлар
Министрлык идарәләре һәм бүлекләре
Коррупцияга каршы тәэсир итү
ТР дәвалау-профилактикалау учреждениеләре өчен мәгълүмат
Иҗтимагый совет
Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы
Социаль пакет: хәл итәргә вакыт!
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү (СББ)
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Матбугат хезмәте
Сәламәтлек саклау календаре
Пресс-релизлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Атналык план
Фоторепортажлар
Даими аккредитация
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Норматив - хокукый база
Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
«Хәзерге заман гистологик лаборатория: преаналитик этап, иммуногистохимия, телемедицина» − конференциянең 2нче көне
2014 елның 13 сентябре, шимбә
Конференциянең икенче көне Санкт-Петербург медицина университеты патологик анатомия кафедрасы профессоры, м.ф.д. В.Ф.Мельникованың «Соңгылыкның инфекцион җиңелүе» эчтәлекле һәм югары профессиональ доклады белән ачылды.
Дж.Микелетти (Италия) җыелганнарга технологик процессларга кагылышлы сыйфатны югалтмыйча, җитештерү чыгымнарын реаль кыскартуга ирештерә торган корал буларак Lean җитештерү системасы турында доклад тәкъдим итте. Lean философиясе нигезендә сакчыл җитештерү идеясе ята яки югалтуларсыз җитештерү, аның нигезендә ресурслар куллана торган, ләкин хәзинәне барлыкка китерми торган эшчәнлек күздә тотыла.
«ТР ССМ РСМЭБ» ДАССОның суд−гистология бүлегенең мөдире, м.ф.к. А.М.Хромованың «Суд−медицина экспертизасы бюросы суд-гистология бүлегендә Leica гистология җиһазларының линейкасын практик тәҗрибәгә нигезләнеп куллану» һәм Е.В.Василевскаяның (Санкт−Петербург) «Ярып алу һәм кисү процедураларын стандартизацияләүнең һәм документацияләүнең хәзерге заман системалары» докладлары буенча кызыклы фикер алышу булды.
Озак булмаган кофе−брейктан соң бюроның суд-гистология бүлегенең һәм «БиоЛайн» ЧҖҖнең (Санкт−Петербург) хезмәткәрләре кунакларга һәм конференциядә катнашучыларга, шулай ук яшь табиб−гистологларга морфологик процессның барлык этапларында макропрепаратларны тикшерүдән алып иммуногистохимиянең гистохимик процессына кадәр кулланыла торган хәзерге заман инновацион технологияләр буенча демонстрация рәвешендә мастер-класс күрсәттеләр.
Конференциянең икенче көне идеяләр, эш тәҗрибәсе, төрле күләмдәге лаборатор тикшерүләр белән төрле таләпләрдәге уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек процессларын оештыру методлары турында үзара идеяләр белән баю атмосферасында үтте.
Конференция тәмамлану белән аның катнашучылары әлеге очрашулар, конференцияләр, семинарлар, киңәшмәләр хәзер регуляр рәвештә үзара файда алышу өчен: дисциплиналар арасындагы фәнни контактларны дәвам итү һәм үстерү, синэргетик процессларны киңәйтү, Россиянең патологоанатомнар һәм суд медиклары арасындагы тыгыз хезмәттәшлекне яңадан торгызу өчен уздырылырга тиеш дип ышаныч белдерделәр. Катнашучылар һәм кунаклар конференциянең эше яхшылап оештырылган өчен һәм белемнәр, фәнни−практик тәҗрибәләр белән алышынырга бирелгән мөмкинлек өчен Татарстан Республикасы Министрлыгына һәм «ТР ССМ РСМЭБ » ДАССОның коллективына тирән рәхмәт һәм хөрмәт белдерделәр.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Яшел Үзәннән алтын һәм көмеш: студент кыз һәм мәктәп укучысы Төмәндә җиңү яулады
«Профессионаллар» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты ярдәмендә уздырыла.
KazanForum мәйданчыгында медицина учреждениеләренең хезмәттәшлеге турында меморандумнарга имза куелды
Тантанада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты.
Сәламәтлек саклау министрлыгында Медицина хезмәткәрләре спартакиадасы командалары жирәбәсе узды
Ярышлар программасында – мини-футбол, волейбол, йөзү, җиңел атлетика, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, аркан тартышу, домино һәм киберспорт.
Академик Александр Савицкий исемендәге премиягә конкурс эшләре кабул ителә башлады
Сайлап алуда югары һәм урта звено медицина белгечләре, дәвалау-профилактика учреждениеләре, иҗтимагый һәм пациент оешмалары вәкилләре катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз