Шәһәр көнен бәйрәм итүдә Түбән Каманың 200дән артык табибы катнашты

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Быел Түбән Камада Шәһәр көнен бәйрәм итү гадәттәгедән соңрак – 14 нче сентябрьдә уздырылды. Тантананың иң әһәмиятлеләрдән берсе − хезмәт коллективларын демонстрацияләү булды. 5 мең артык кешедән торган 22 бәйрәм коланнасы Мир (Тынычлык) проспекты буенча барды. Демонстрация бер сәгать дәвам итте.
Тантаналы парадта сәламәтлек саклау колоннасында 200дән артык медицина хезмәткәре катнашты. Алар арасында – хастаханәләрнең баш табиблары, бүлек мөдирләре, өлкән медицина шәфкать туташлары һәм шәһәр медицина хезмәткәрләренең профсоюз комитеты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International