Перинаталь үзәктә сайлаулар: «Безнең балаларның киләчәге өчен сайлыйбыз»

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә 14нче сентябрьдә сайлауларда үзләренең тавышларын хәтта пациентлар да бирә алды. Үзләренең тавышын бирергә КБМҮ Перинаталь үзәгенең 150 пациенты теләк белдерде. Алар арасында йөкле хатын-кызлар һәм яңа туган балалар белән яшь әниләр бар иде. Иң элек исемлек озынрак иде, ләкин ял көннәре алдыннан теләк белдерүчеләрнең күпчелеге өйләренә кайттылар һәм сайлауларда алар үзләре катнаша ала. Якындагы сайлау участогы бала тудыру йортына күчмә урна һәм кандидатлар турындагы материаллар белән өч кешелек делегация составын җибәрде. Кама балалар медицина үзәгенең җитәкчеләре сүзләренчә, бала табучылар тавыш бирсен өчен алар барлык мөмкинлекләрне булдырды: исемлекләрне ясадылар, аларны сайлау комиссияләренә тапшырдылар, бина бүлеп бирделәр. Сүз уңаеннан әйткәндә, сәяси тормыштан медицина хезмәткәрләре дә читтә калмады. Күзәтеп торучылар алдан ук сайлап куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International