ТР сәламәтлек саклау министры: «Табибка язылу буенча килергә өйрәнмичә, тәртип булмыячак»

2014 елның 19 сентябре, җомга

«Татар-информ» МАның генераль директоры Леонид Толчинский белән әнгәмәдә «Пятница, с 13-го» программасы кунагы – ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бүген Татарстанда торучыларны табибка язылу буенча килергә чакырды. «Әгәр дә без язылу буенча килгән кешенең вакытлы кабинетка керүен тәэмин итмәсәк, система беркайчан да җайга салынмас. Торучыларга бик зур үтенеч: табибка язылу буенча килергә. Сезне көткән чакта барырга кирәк», дип басым ясап әйтте министр.
 Министр пациентларны алдан язылу буенча гына кабул итә торган хосусый клиникалар турында искә төшерде.

А.Вафин искә төшергәнчә, сырхауханәгә кабул итүгә язылырга мөмкинлек бирә торган төп электрон ресурс – ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы.

Бу мизгелдә порталның туктаусыз эшен тәэмин итәргә мөһим дип билгеләде ул.
«Халыкка аңларга мөһим: җанлы чират төзимичә табибка язылу буенча килергә, өйрәнмичә, тәртип булмыячак» дип йомгаклады ТР ССМ җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International