Республика СПИД үзәгенең 25-еллыгына һәм ВИЧ-йогышының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган Юбилей фәнни-гамәли конференциясе узды

2014 елның 20 сентябре, шимбә

«ТР ССМ СПИД һәм ЙА каршы РҮ» ДАССОның 25-еллыгына һәм ВИЧ йогышының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган Юбилей фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Россия һәм Татарстан СПИД үзәкләренең җитәкчеләре һәм ТР сәламәтлек саклауның медицина оешмаларының ВИЧ-йогышлы авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүгә җаваплы төрле белгечлек табиблары катнашты.  Конференция эшендә СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча Федераль Фәнни-методик үзәгенең белгечләре, Россия Федерациясенең әйдәүче галимнәре, югары медицина белем бирү оешмаларының профиль кафедраларының фәнни хезмәткәрләре катнаштылар.

Конференциядә катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгыш ясады. Ул йогышлы авыруларга каршы көрәшү буенча эшчәнлек уздыручы бөтен хезмәткәрләрне тәбрикләде һәм фидакарь хезмәт өчен, халыкның сәламәтлеген саклауда дәүләт һәм җәмгыятъ алдында югары җаваплылык өчен рәхмәт белдерде.

Ул безнең республика гражданнарының сәламәтлекләрен саклауга юнәлгән намуслы эшләрендә яңа уңышлар һәм гамәльгә ашырулар теләде.

Вөҗданлы хезмәт, халыкның сәламәтлеген саклауга шактый зур кертем өчен, «ТР ССМ СПИД һәм ЙА каршы РҮ» ДАССОның оешуының 25-еллыгына ТР Министрлар Кабинеты исеменнән сәламәтлек саклау министры оешмага рәхмәт белдерде һәм үзәкнең баш табибы Нияз Галиуллинга ТР Премьер-министры Илдар Хәликовның  рәхмәт хатын тапшырды.

Аннан соң оешманың атказанган хезмәткәрләре күрсәткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Республика Президентының рәхмәт хатлары һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Хөрмәт грамоталары белән бүләкләнделәр.

Аннары сәлам сүзләре белән СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча Федераль фәнни-методик үзәгенең җитәкчесе, Россия фәннәр академиясе академигы Покровский Вадим Валентин улы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International