Казанда Анестезиологлар һәм реаниматологлар федерациясенең XIV Корылтае уза

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе

Бу елны традицион Анестезиологлар һәм реаниматологлар федерациясенең XIV Корылтаен Татарстан башкаласы – Казан кабул итә. Корылтайны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, АРФ Президенты, профессор Виктор Мизиков, КДМУ ректоры Алексей Созинов ачтылар.

Татарстан сәламәтлек саклау министры билгеләгәнчә, илнең анестезиологлары һәм реаниматологлары өчен бу иң эре форум.

«Казан – искиткеч шәһәр. Җәмгыятьтә һәм илдә аның белән кызыксыну үсә. Әле генә онкологлар корылтае узды, Казан шулай ук кардиологлар корылтаен уздырырга әзерләнә. Казан чынлап мәдәни дә, фәнни дә башкала була!» – дип, профессор Мизиков корылтайны ачканда  басым ясап әйтте.

АРФ Корылтае ике елга бер уздырыла. Бу елда Татарстан башкаласына 1,5 меңнән артык кеше килде. Анда Россия һәм чит илләрдән йөзләп белгечләр киләләр. Чараның программасы анестезиология-реаниматологиянең иң мөһим теория мәсьәләләренә багышланган 20 фәнни секция, анестезиология-реаниматологиядә визуаль күзәтү мәсьәләләренә ( УТ-диагнотикасы, УТ- навигациясе) аерым басым ясый торган мастер-класслар, шулай ук өлкәнең көнүзәк мәсьәләләр чишелешен эзләүгә юнәлгән дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр кертә.

Шуннан башка бу көннәрдә постер сессияләре төрендә белгечләр эшләренең конкурсы уза. Корылтайның фәнни эше белән параллель рәвештә  анестезиологлар һәм реаниматологлар өчен җиһазлар, чыгым материалларын һәм дару чараларын җитештерүчеләренең күргәзмәсе уза.

«АРФ корылтае – ул  коллегалар белән кулуар аралашуның, яңа үзара баета торган танышуларның, һөнәри белемнәр һәм күнекмәләр дәрәҗәсен күтәрүнең искиткеч мөмкинлеге», –  дип билгели АРФ Президенты Виктор Мизиков.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International