26 сентябрьдә Казанда «XXI гасыр трансфузиологиясе: мәсьәләләр, бурычлар, үсеш перспективалары» дигән III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

2014 елның 26 сентяберендә Казан шәһ.(халыкара катнашу белән)трансфузиологиядә оештыру һәм клиник бүлекләр буенча «XXI гасыр трансфузиологиясе: мәсьәләләр, бурычлар, үсеш перспективалары» дигән III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе, «Трансфузиолог көне» булачак.

Конференция оештыручылары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «ТР ССМ Республика кан үзәге»ДАССОсы, РФ ССМ «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ДББОсы (гомуми хирургия кафедрасы), РФ ССМ «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺБ ДББОсы һәм « Трансфузион медицина һәм  медицина техникасы буенча үзәк фәнни-тикшеренү институты» АКБОсы (Мәскәү шәһ.). Конференция эшендә Россия Федерациясенең әйдәүче галимнәре, РФ Җәмәгатьчелек палатасы карамагындагы ирекле кан донорлыгын оештыру, үстерү һәм пропагандалау буенча Координацион үзәк белгечләре, Идел Буе һәм Россиянең башка регионнарының кан салу үзәкләре һәм станцияләре җитәкчеләре катнашачаклар.

Конференция чикләрендә дару препаратлары, диагностика чаралары, медицина җиһазлары һәм кан хезмәте өчен аппаратура күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.

Конференцияне уздыру урыны:  «ТР ССМ Республика кан үзәге» (Казан шәһ., Җиңү проспекты ур., 85), конференц-зал, 3нче кат.

Конференция 9 сәгать 30 минутта башлана, катнашучыларны теркәү 8 сәгать 30 минутта башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International