25 сентябрьдә Казанда «Сыйфатның дөнья стандарты: идеядән гамәлгә ашыруга хәтле. Мэйо Клиникасының тәҗрибәсе» дигән халыкара конференция ачылачак

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

25 сентябрьдә Татарстан Республикасының Премьер-министры И.Ш.Хәликов катнашуында, легендар америкалы Мэйо клиникасы үрнәгендә, медицина эшчәнлегенең сыйфаты белән нәтиҗәле идарә итүне төзү мәсьәләләренә багышланган  «Сыйфатның дөнья стандарты: идеядән гамәлгә ашыруга хәтле. Мэйо Клиникасы тәҗрибәсе» дигән халыкара конференция ачылачак. Чараны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге белән бергә чыктылар.

Россиядә беренче тапкыр пациентка юнәлгән сыйфатлы табиб ярдәмен күрсәтү өлкәсендә дөнья лидерлары үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм Россиянең сәламәтлек саклау администраторларына практик тәкъдимнәр бирергә әзер. Конференциядә Россия Федерациясенең бөтен регионнарыннан һәм БДБ илләреннән 1000 артык кеше катнашачак. Экспертлар сыйфатында конференциядә докладлар белән Mayo Clinic медицина эшчәнлегенең сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре буенча әйдәүче белгечләре – Сыйфат департаменты директоры Луэнн Лэнц, хезмәтләр сыйфатын камилләштерү департаменты җитәкчесе Тереза Венециале – һәм клиниканың башка экспертлары чыгыш ясаячаклар.

9.00 башлап 9.40 кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, «Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге» Коммерцияле булмаган партнерлыкның генераль директоры Леонид Галинский, медицина фәннәре профессорының ассистенты (Мэйо клиникасы, АКШ) Андрей Курклинский һәм америка делегациясе экспертларының берсе катнашуында пресс-конференция узачак.

Конференцияне уздыру урыны: Казан шәһ., Универсиада Авылы, 35, Идел Буе физик культурасы, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең Уку-укыту-лаборатор корпусы.

СЕЗНЕ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International