Казанда кардиологларның Россия милли конгрессының ачылуы булды

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Бүген «Корстон-Казан» КСККда кардиологларның Россия милли конгрессының тантаналы ачылуы булды. Чарада 5 меңгә якын белгеч, шул санда күренекле Россия һәм чит ил кардиологлары, катнаша. Россия кардиологик җәмгыяте (РКҖ) Президенты, РФА академигы, В.А. Алмазов исемендәге Федераль медицина тикшеренү үзәге (Санкт-Петербург) директоры Евгений Шляхто сәламләү чыгышында үз тарихы, мәдәнияте, фәне белән генә түгел, ләкин медицинада да күп уңышлары белән атаклы кардиологлар конгрессын Казанда ачырга аның өчен зур хөрмәт дип билгеләде.

Евгений Шляхто Казанда конгрессны уздыруны хуплаган РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың мөрәҗәгатен укыды.

«Конгресс инновацион медицина технологияләре нигезендә медицина ярдәмен камилләштерүнең яңа перспективаларын ачачак һәм ватан кардиологиясенең үсеше юлында чираттагы адым алга булачак дип, ныклы ышаныч белдерәм»,- әйтелә Скворцованың мөрәҗәгатендә.

РКҖ Президенты бу конгрессны оештыруда һәм уздыруда Россия кардиологик җәмгыятенә ярдәм күрсәтү өчен Татарстан башлыгына, ТР Дәүләт Советының Рәисенә, ТР сәламәтлек саклау министрына рәхмәт белдерде.

Конгрессның катнашучыларын һәм кунакларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фарид Мөхәммәтшин сәламләде.

Федераль һәм республика бюджетларыннан гомуми күләме 11млрд сумга якын финнаслауның белән ТР сәламәтлек саклавының икееллык модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру уңышлы тәмамланды, дип искә төшерде Мөхәммәтшин.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе шулай ук кардиологлар конгрессын оештыручыларга һәм катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен тавышландырды.

«Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем һәм авырулар санын әзәйтү, медицина ярдәмен ала алырлыгын һәм сыйфатын күтәрү югары һөнәри дәрәҗәсендә чишәргә кирәк булган безнең стратегик дәүләт мәсьәләләре санына керә. Кешенең физик һәм рух сәламәтлеген тәэмин итү, аларның тормыш сыйфатын яхшырту – дәүләт һәм табиб берләшмәсе бердәм эшчәнлегенең төп приоритеты. Кардиологларның Россия милли конгрессын уздыру медицина фәненең һәм практикасының прогрессына булышачак, йөрәк-кан авыруларына каршы көрәштә өстәмә стимул булачак», – әйтелә ТР  Президенты сәламләвендә.


«Татар-информ», Надежда Гордеева


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International