Чистай шәһ. гомуми белем оешмасында план буенча 531 укучыга туберкулин диагностикасы уздырылды. Манту реакциясен кую 2016 елга кадәр ярарлык сроклы чистартылган туберкулез аллергены белән уздырылды. Процедура, һәр бала педиатр белән алдан карап тикшерүдән соң, махус рөхсәте булган, сертификатланган урта медицина хезмәткәре белән уздырылды.
Манту реакциясен кую көнендә балалар сырхауханәсенә корсактагы авыртуларга һәм баш авыртуларга шикаятьләр белән 3 бала мөрәҗәгать итте. Балалар педиатрия бүлегенә күзәтү астына урнаштырылдылар. Клиник-лаборатор тикшеренүләр уздырылды. Укучылар хәле кәнәгатьләнерлек, шушы көннәрдә аларны хастаханәдән чыгаралар.
Алдан бирелгән мәгълүматлар буенча укучыларда авыру үсеше уздырылган туберкулин диагностикасы белән бәйләнмәгән.