Мондый суд-медицина экспертларының (гистологлар һәм танатологлар) белемнәрен камилләштерүнең тематик курслары Татарстан Республикасында 10 елдан артык уздырылмады. Бу елда бюро администрациясе бюро нигезендә күрше регионнардан белгечләрне – патоморфологларны тартып укытуны уздыруга инициативасы белән чыкты. Лекцияләрне укырга һәм практик дәресләрне уздырырга Ижевск шәһәренең суд медицинасы өлкәсендә иң яхшы укытучыларны чакырырга мөмкинлек булды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә шундый тематик камилләштерү кебек әһәмиятле чараны уздыру иң кыска вакытта оештырылды.
Сертификацион цикл программасына түбәндәге мәсьәләләр керде: биоматериалны алу, аларны тасвирлау һәм табылган морфологик үзгәрешләрне бәяләү вакытында табиб-эксперт хаталарын, гистологик техникасы нигезләрен, кайбер үлем төрләренең, шул исәптән кинәт үлүнең, гистологик диагностикасының хәзерге заман мөмкинләкләрен, яралгылар һәм яңа туган балалар үлекләренең экспертиза аспектларын карап тикшерү, бик катлаулы, ләкин көнүзәк мәсьәләне – үзе исән чагындагы реакцияне (ялкынсынуны) – карап тикшерү.
Суд медицинасының һәм практикасының төрле мәсьәләләре буенча «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертиза бюросы» ДАСООнда мондый цикллар уздыру мәрхәмәтле гадәт булачак дип ышанабыз.