Академиклар Евгений Шляхто һәм Ренат Акчурин КДМУ студентлары белән очрашачак

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

26 сентябрьдә 10.00да Казан дәүләт медицина университетының Утырышлар залында Европа һәм Россиянең әйдәүче кардиологлары белән очрашу булачак. Һәр килгән кеше дөнья дәрәҗәсендәге галимнәр белән аралаша һәм аларның лекцияләрен тыңлый ала. Чакырылганнар санында:

• Prof. Keith Fox, Chairman of the Scientific and Clinical Programme of the ESC;
• РФА Академигы Шляхто Евгений Владимир улы;
• РФА Академигы Акчурин Ренат Сөләйман улы;
• Past President of European Society of Cardiology Greece prof. Panos Vardas.

Очрашу чикләрендә В.А. Алмазов исемендәге йөрәк, кан һәм эндокринология Федераль үзәге һәм Казан ДМУ арасында хезмәттәшлек турында шартнәмәгә кул кую булачак.

Уздыру урыны: Казан, Бутлеров ур., 49, БУК, КДМУ Галим советының Утырышлар залы.

 

Шулай ук 11.00дә диссертацион советының Утырышлар залында (баш уку-укыту корпусының 3нче катында) РФА һәм РМФА академигы Р.С.Акчурин редакциясе астында «Кардиохирургия. Операцияләр эшләү техникасы» Д.Б.Доути китабының презентациясе булачак.

Бөтен килергә теләүчеләр чакырыла!
КДМУ сайтының Дирекциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International