Яңа Чишмәдән медик гаиләсе «Күркәм гаилә» конкурсының җиңүчеләре санында

2014 елның 26 сентябре, җомга

Үзара аңлашу, ышаныч, олыларны хөрмәт итү һәм игелекле эшләр эшләргә ашкыну. «Күркәм гаилә»  республика конкурсында җиңүчеләр гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар. Финал Татарстан халыклары Дуслыгы йортында узды.

Яңа Чишмәдән Вафиннар гаиләсе – беренче карашка гына гадәти авыл гаиләсе. Чыннан да нәкъ аларга күп авылдашлары тигезләнә. Рәфис – ҮРХ табибы, аның хатыны – педагог, улы һәм кызы – мәктәпчеләр. Вафиннар гаиләсе турында сөйләргә дуслары батырчылык итте һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналына мәкалә язды. Нәтиҗәдә конкурсның финалында алар – Яңа Чишмә районы вәкилләре.  

 
Катнашучылар арасында балалар да, ак чәчле ветераннар да.

Җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә сайладылар – иң яхшы спорт, иҗади, эш сөючән, күп балалы гаиләләр үзләренең зур сәләтләрен күрсәттеләр һәм лаеклы бүләкләр кабул иттеләр.

Татарстан халыклары Дуслыгы йорты директоры Ирек Шариповның сүзләре буенча бу акция Ассамблеянең һәм республика халыклары

Дуслыгы йорты сәясәтенә ярашлы (муафыйк). Гаилә темасы – ул һәртөрле ил, һәртөрле халык яисә этнос өчен төп тема.

«Күркәм гаилә» республика конкурсында беренче урынны Алексеевск районының Камаловлар гаиләсе алды, пьедесталның икенче басмасына Яңа Чишмә районының  Вафиннар гаиләсе менде, өченче урынны Биек Таудан Равиловлар гаиләсе һәм Яшел Үзәннән Гыйззәтуллиннар гаиләсе бүлделәр.

Конкурсны ТР Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе,  «Татар гаиләсе» бөтенроссия фонды, Ассамблеянең һәм халыклар Дуслыгы йорты булышуында «Гаилә һәм мәктәп» журналының редакциясе оештырды. Оештыручылар иннаналар:  шундый акцияләр төрле сәләтләрне ачырга булышалар, ә иң мөһиме күрсәтәләр –  бернәрсә дә, беркайчан да гаилә хәзинәләреннән югарырак була алмый.

 
Мира Второва,
Т
хДЙның  мәгълүмат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International