Казанда «Нәтиҗәле тайм-менеджмент» программасы буенча вакыт белән идарә итү өлкәсендәге эксперт Г.А.Архангельский катнашуында семинар уза. Семинар Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Аппараты һәм медицина оешмаларының җитәкчеләре өчен оештырылган.
Уку семинарының программасында вакытны планлаштыру мәсьәләләре җентекләп карап тикшереләләр.
Глеб Алексей улы Архангельский – вакыт белән идарә итү өлкәсендәге эксперт. «Вакытны оештыру» компаниясенең генераль директоры. Тайм-менеджмент буенча китаплар авторы, алар арасында «Вакытны оештыру» һәм «Тайм-драйв» китаплары.