Буа РҮХдә табиблар өчен районара фәнни-гамәли семинар узды

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Буа РҮХдә Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы табиблары өчен районара фәнни-гамәли семинар узды. Чара барышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш аллерголог-иммунологы Р.С.Фәссахов бронхиаль астма буенча ватан клиник рекомендацияләрне тәкъдим итте. Республика министрлыгының баш пульмонологы, профессор А.А.Визель ХОҮА буенча рекомендацияләрдә тукталды. Шулай ук семинар чикләрендә гомуми практика табибының позицияләреннән пневмония һәм туберкулёзны диагностикалау буенча мәсьәләләр карап тикшерелде.

Алар турында Казан шәһ. пульмонология үзәгенең җитәкчесе, профессор Р.Ф.Хәмитов һәм профессор М.Ф.Яушев сөйләделәр.

Семинар тәмамлангач, сораулар һәм җаваплар сессиясе узды. Белгечләр катлаулы клиник очраклар буенча консультацияләр бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International