Сәүдә үзәкләрендә халыкка консультацияләр бирделәр

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

«Чистай РҮХ» ДАССОда Халыкара өлкән кешеләр көненең чикләрендә Чистай шәһәренең эре сәүдә үзәкләренә медицина хезмәткәрләре бригадаларының чыгулары уздырылды. Акция барышында оештыручылар мәгълүматый материалны, көчле миокард инфаркты һәм инсульт вакытында хәрәкәтләр турында эшкәртелгән белешмәлекләрне тараттылар, кешенең буен, авырлыгын һәм артериаль басымын үлчәү чараларын уздырдылар. Шулай ук белгечләр тормыш рәвешен коррекцияләү буенча әңгәмәләр уздырдылар, киңәшләр бирделәр.

Тикшерелгән кешеләрнең 40%да артериаль басымның күтәрелүе билгеләнде. Аларга кирәкле ярдәм күрсәтелде һәм артериаль басымны тикшерү көндәлекләре бирелде. 12 кеше яшьләренә нигезләнеп диспансерлаштыруга җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International