«Коры күз синдромы – тикшерү һәм гамәл»

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

«Шаляпин Палас Отель» кунакханәсендә «Коры күз синдромы (ККС) – тикшерү һәм гамәл» дигән Интерактив семинар үтте.

Фәнни материалларны түбәндәге ККС өлкәсендә әйдәүче экспертлар хәзерләде: профессор Д.Ю. Майчук һәм профессор В.В. Бржеский, чара профессор Сәйфуллина Ф.Р. җитәкчелегендә узды. Һәр чыкырылган кеше үзен гади тыңлаучы гына түгел, ә катнашучы булып сизде.

Чара чикләрендә табиблар коллегалары белән күңелле дуслар шартында иң мөһим һөнәри мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Семинарның катнашучылары сөйләп бирә алмаслык көчле тәэсир генә түгел, ләкин төрле клиник шартлардагы терапиянең әзер схемаларын да алдылар.

«ККС этиологиясе, патогенезы һәм классификациясе»  темасына доклад белән м.ф.д., профессор Дмитрий Юрий улы Майчук (Мәскәү) чыгыш ясады.

Шулай ук «ККС үтүенең үзенчәкләре һәм патогенез стадиясенә бәйлектә терапия принциплары» темасына интерактив бәхәс форматында клиник очракларның видео-тикшерүе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International