Республикада көчле сулышка кагылышлы вирус йогышлары белән авырулар саны дәрәҗәсе үсте

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2014–2015 елларның эпидемия вакыттында көчле сулышка кагылышлы вирус йогышларын (түбәндә – КСКВЙ) һәм гриппны таралуын кисәтү буенча, эпидемиягә каршы һәм дәвалау-диагностикалау чараларын оештыру буенча кирәкле чаралар күрелә.

Роспотребнадзор Идарәсе белән бергә Татарстан Республикасы буенча көчле сулышка кагылышлы вирус йогышларын һәм пневмониянең хастаханәдән тыш очракларын атна саен күзәтү уздырыла.

2014 елның 22 сентябреннән башлап 28 сентябренә кадәр республикада көчле сулышка кагылышлы вирус йогышлары белән авыруларның 14144 очрагы теркәлде. Үткән атна белән чагыштырганда авырулар саны дәрәҗәсе 5,4%ка артты.

Казан шәһ. көчле сулышка кагылышлы вирус йогышлары белән авыруларның  6519 очрагы теркәлде, күрсәткеч 51,9 тәшкил итте, авырулар саны дәрәҗәсе эпидемия чигеннән 6,9%ка түбәнрәк һәм үткән атна белән чагыштырганда, авырулар саны 3,7%ка артты.

Татарстан Республикасында гриппка каршы халыкны иммунизацияләү өчен 932 580 дозадан торган вакциналар тулы күләмдә килде.

2014 елның 1 октяберенә гриппка каршы 320 365 кеше яисә планның 34,4%ты вакциналаштырылган.
Гриппка каршы прививкалар белән республика халыгының 8,2% биләнгән.
Хәзерге вакытта прививка кампаниясе дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International