Карасулы пациентлар өчен мәктәп

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһ. «4нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда карасулы пациентлар өчен мәктәп булды. Анда булган кешеләр сукырлыкка китерә торган «Карасу (Глаукома)» дигән авыру турында бөтен сорауларга җаваплар алдылар.

Пациентларга карасуны дәвалауда иң яңа уңышлар турында, бу куркыныч диагнозка карамастан күрү сәләтен саклар өчен нәрсә эшләргә кирәклек турында сөйләделәр.

Мәктәптәге дәресләрне шәфкать туташы Альбирә Арысланова һәм «Прозрение» дигән Күз микрохирургиясе үзәгенең табибы Олеся Геффеле уздырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International