БВС ветераннары өчен чираттагы палата ачылды

2014 елның 3 октябре, җомга
Бүген «Чистай РҮХ» ДАССОда Бөек Ватан Сугышы ветераннары өчен чираттагы палатаның тантаналы ачылуы булды, бу юлы травматология бүлегендә. Төзәтү һәм реконструкцияләү «Кадерле безнең ветераныбыз» программасын гамәлгә ашыру максатында шәхси кәсәбәче һәм шәһәр Советы депутатының үз акчасы исәбенә уздырылды. Чарада Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең вазыйфасын башкаручы Иванов Д.А., Ветераннар советы әгъзалары, шулай ук ветераннар өчен бүләкләр хәзерләгән балалар йорты тәрбияләнүчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International