Казан шәһ.«Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау оешмасында Өлкән кешеләр көнен бәйрәм итүе узды. Хәзерге вакытта стационар дәвалауда госпитальдә 211 өлкән һәм олы яшьтәге пациент урнашкан, алар өчен Мәскәү районының 65нче мәктәпнең укучылар коллективы бәйрәм концертын оештырды.
Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) оешмаларының Республика Советы рәисе Х.Г.Иштирәков һәм «Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» ветераннары (инвалидлары) Республика иҗтимагый оешмасының иҗтимагый комиссия рәисенең урынбасары Б.В.Гревцов (рәис – А.Г.Юлашев) пациентланы бәйрәм белән котладылар һәм бөтенесенә чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр.