Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина эшчәнлеге стандартларын һәм сыйфатын тикшерү идарәсе республиканың ҮРХен планлы күчмә тикшерүләрне дәвам итә

2014 елның 11 октябре, шимбә

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина эшчәнлеге стандартларын һәм сыйфатын тикшерү идарәсе республиканың үзәк район хастаханәләрен планлы күчмә тикшерүләрне медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын ведомство тикшерүе чикләрендә дәвам итә. Тикшерүләр «Урыссу РҮХ» ДАССОда һәм «Бөгелмә РҮХ» ДАССОда, табиб амбулаторияләрен һәм ФАПларны исәпләп, уздырылды.

Республика клиник хастаханәсенең белгечләре шулай ук тикшерүләрдә катнаштылар, алар хастаханәләрдә үз коллегаларына методик ярдәмне күрсәттеләр генә түгел, ләкин авыруларга да консультацияләр бирделәр.

Хастаханәләрдә давалана торган пациентларны аноним анкеталау уздырылды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Ютазы муниципаль районында сорашып чыккан торучылардан 89% күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфаты белән канәгатьле. Бөгелмә муниципаль районында торучылар арасында 95% сорашып чыккан кешеләр күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфаты белән канәгатьле.

Тикшерү нәтиҗәләре турында хастаханәләрнең идарә итүче аппараты белән фикер алышынды, һәм медицина ярдәмен оештыруны камилләштерү буенча чаралар тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International