2014 елның 15нән башлап 17 октябренә кадәр«Казан ярминкәсенең» Күргәзмәләр үзәгенең территориясендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән 19нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә булачак. Аның бурычлары – сәламәт яшәүнең рәвешен пропагандалау, Татарстан Республикасының базарына сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина техникасын, җиһазларын, товарларын һәм хезмәтләрен кертү.
Эшләгән елларда «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе медицина өлкәсе уңышларының әһәмиятле демонстрацияләү мәйданчыгы булды. Бу елда күргәзмә эшендә Россия Федерациясенең һәм чит илләренең 15 регионыннан 120 артык экспонат куючы катнаша. Дөньяның 23 иленең: Бөек Британиянең, Венгриянең, Германиянең, Италиянең, Һиндстанның, Кытайның, Кореянең, Макидониянең, Румыниянең, Пакыстанның, Беларусь Республикасының, АКШның, Согуд Гарәбстанның, Словениянең, Словакиянең, Таиландның, Төркиянең, Украинаның, Франциянең, Чехиянең, Швециянең, Көньяк Кореянең, Япониянең – продукцияләре тәкъдим ителәчәк.
Гадәттәгечә күргәзмә чикләрендә зур эш программасы оештырылачак. Төп чаралар: Татарстан Республикасында Франциянең сәламәтлек саклау көннәре, «Радиология өлкәсендә Федераль милли программаларын гамәлгә ашыру» халыкара фәнни-гамәли конференциясе, «Онколог көне» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе, «Медицина оешмаларында инфекцион тикшерүне һәм эпидемиологик күзәтүне оештыру. ЙМЯБ (ИСМП) профилактикасының мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли конференциясе,Терапевтларның Казан мәктәбе чикләрендә «Гастроэнтеролог көне» Республика фәнни-гамәли конференциясе, өлкәнең белгечләре сәламәтлек саклау өлкәсенең әһәмиятле мәсьәләләре турында фикер алышачак Франция компанияләренең вәкилләре белән бизнес-очрашулар һәм семинарлар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 15тән артык дәвалау оешмасы үз стендлары янында килүчеләргә түләүсез консультацияләр, диагностика, тикшеренүләр һәм авыруның үсеше рискын билгеләүне тәкъдим итәчәк .
«Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән халыкара махсуслаштырылган күргәзмәнең рәсми ачылуы церемониясенә 15 октябрьнең 12.00 сәг. «Казан ярминкәсенең» Күргәзмәләр үзәгенең 2нче номерлы павильоннында Сезне көтәбез!