Химик-токсикологик тикшеренүләр уздыру өчен республикада: Республика наркология диспансерында (Казан шәһ.) һәм аның филиалларында (Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһ.), Чистай, Лениногорск районнары үзәк хастаханәләрендә, Республика суд-медицина экспертизасы бюросында – 6 химик-токсикологик лаборатория эшли.
Лабораторияләрдә организмның биологик тирәлегендә наркотик чараларның һәм психоактив матдәләрнең яңа төрләрен билгеләү өчен наркотикларның һәм синтетик стимуляторларның яңа төрләрен билгеләү буенча методикалар кертелде.
Сергея Осипов сүзләре буенча, Республика наркология диспансерының клиник-диагностик лабораториясе белән шушы елның 9 ай эчендә 4 000гә якын тикшеренү уздырылды. Шул тикшеренүләрнең нәтиҗәләре буенча синтетик каннабиноидларны кулланучылар саны 6 тапкырга диярлек (2014 елда – 328, 2013 елда – 58), амфетаминнарның синтетик чыгырылмаларын кулланучылар саны – 4 тапкырга диярлек (2014 елда – 459, 2013 елда – 117) һәм наркотик матдәләрнең төрле төркемнәрне бергәләп куллану – 20%ка диярлек (2014 елда – 380, 2013 елда – 314) артты.
Шушы елның октябереннән сәламәтлек саклау оешмаларында наркотик чаралар һәм психоактив матдәләрне куллануның симптомнары белән медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать итү очраклары буенча республиканың НТФХИсенә (УФСКН) көн саен хәбәр итү кертелде.
Республика наркология диспансерында, аның филиалларында, реабилитацион үзәкләрдә буйсынганнарга ярдәм күрсәтү программалары оештырылды. Андый программалар АКШда киң таратылган.
Шуннан башка, республикада наркомания һәм эчкечелек белән авыручыларга һәм аларның туганнарына табибларга хәтле ярдәм күрсәтүче аноним ышаныч телефоннарының челтәре, шулай ук ТР Прокуратурасында, ТР буенча РФ НТФХИ (УФСКН РФ), ТР буенча ЭЭМда, Республика наркология диспансерында «кайнар элемтә» телефонары эшлиләр.
1. Республика наркология диспансерында кайнар элемтә телефоны – (843) 273-35-43;
2. Бердәм гомум Россия балалар ышаныч телефоны – 8 800 200 0122;
3. Психология хезмәте – (843) 277-00-00, 277-41-80;
4. Суицид мәсьәләләре буенча кайнар элемтә – (843) 273-35-43, 279-55-66.