«Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе чикләрендә 15тән артык дәвалау оешмасы үз стендлары янында түләүсез консультацияләр уздырачак

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

15 октябрьдә «Казан ярминкәсенең» күргәзмәләр үзәгенең территориясендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән халыкара махсуслаштырылган күргәзмә үзенең өчкөнлек эшен башлый. Аның бурычлары – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яңа эш контактларын кору һәм булганнарны үстерү. Әлбәттә, «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән халыкара махсуслаштырылган күргәзмә – ул республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә төп чара, ул медицина өлкәсе үсешенең юнәлешен һәм хәрәкәтен тәкъдим итәчәк һәм белгечләргә сәламәтлек саклау өлкәсендә көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. Бу елда күргәзмә эшендә Россия Федерациясенең һәм чит илләренең 15 регионыннан 120 артык экспонат куючы катнаша. Дөньяның 23 иленең: Бөек Британиянең, Венгриянең, Германиянең, Италиянең, Һиндстанның, Кытайның, Кореянең, Макидониянең, Румыниянең, Пакыстанның, Беларусь Республикасының, АКШның, Согуд Гарәбстанның, Словениянең, Словакиянең, Таиландның, Төркиянең, Украинаның, Франциянең, Чехиянең, Швециянең, Көньяк Кореянең, Япониянең – продукцияләре тәкъдим ителәчәк. Алар арасында – медицина техникасын һәм җиһазын, лаборатор-диагностика җиһазларын эшләүчеләре, шулай ук фармацевтик сәнәгатьнең вәкилләре. Күргәзмәнең төп мизгелләренең берсе зур эш программасы булачак: Министр – Россиядә Франция Илчелегенең киңәшчесе, Россиядә һәм БДБ илләрендә Сәүдә Вәкиллеге башлыгы Элизабет Пьюиссан катнашуында  Татарстан Республикасында Франциянең сәламәтлек саклау көннәре.

Күргәзмә чикләрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 15тән артык дәвалау оешмасы үз стендлары янында түләүсез консультацияләр үткәрәчәк.

Балалар республика клиник хастаханәсе түбәндәге программаны тәкъдим итәчәк:

-          Балалар эндокринологы көне,

-          Балалар пульмонологы көне,

-          Балалар нейрохирургы көне,

-          Психолог көне.

 

Күргәзмәнең оештыручысы – Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының, Казан шәһәренең Мэриясе булышуында «Казан ярминкәсе» ААҖте.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International