«Проф. А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Марат Гатауллин билгеләнде

2014 елның 17 октябре, җомга

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Проф. А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Марат Гатауллин билгеләнде.

МӘГЪЛҮМАТ:
 
Гатауллин Марат Ринат улы
 

Белеме: Казан дәүләт медицина университеты, 2003 ел, педиатрия факультеты

 
Хезмәт эшчәнлеге:
 
Хезмәт эшчәнлегенең вакыты
Вазыйфа, эш урыны
05.07.2000 - 31.08.2003
Казан шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең медбраты
01.09.2003 - 31.08.2005

Казан дәүләт медицина университетының “терапия” белгечлеге буенча клиник ординатурасы табиб-ординаторы

 
08.05.2003 - 11.01.2006
Казан шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең табибы
05.09.2005 - 08.01.2006

Казан шәһ. «Кардиология диспансеры» сәламәтлек саклавының муниципаль оешмасының табиб-анестезиолог-реаниматологы

11.01.2006 - 10.01.2008

ТР Түбән Кама районының Кама-Аланы шәһәр хастаханәсенең баш табибы

11.01.2008 - 31.12.2011

Казан шәһ. Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары

01.01.2012 - 10.01.2014

ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары

10.01.2014 – 16.10.2014
«Проф. А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасын башкаручы
 

Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары булып эшләгән вакытында ул шәһәрнең давалау-профилактикалау оешмаларын материаль-техник тәэмин итү буенча, медицина эшчәнлеген лицензияләү, медицина маркетингы, хезмәтне саклау, янгынга каршы хәвефсезлек, ГО һәм ГТХ буенча  юнәлешне алып барды. 2010 елның гыйнварыннан башлап Казан шәһ. 2013 елның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын

медицина һәм санитар-эпидемиологик тәэминәтен хәзерләүне гамәлгә ашырды. Казанда Универсиаданың Медицина, допингка каршы һәм санитар-эпидемиологик тәэминәтенең концепциясен эшләүдә актив катнашты. Уеннарны хәзерләү һәм уздыру вакытында медицина хезмәтенең эшен килештерде.

FISU халыкара медицина комиссиясе әгъзасы.

РФ Сәламәтлек саклау отличнигы, ТР Атказанган табибы.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының хөрмәт грамотасы һәм Россиянең ФМБАның хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.

Өйләнгән. Өч кыз тәрбияли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International