Чистайда инсульт белән көрәш көне чикләрендә 200 якын кеше тикшерелде

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

«Чистай РҮХ» ДАССОда Бөтендөнья инсульт белән көрәш көнен уздыру чикләрендә риск факторларын бәяләү белән халыкны тикшерү буенча акция оештырылды. Акцияне үткәрү барышында Чистай шәһ. предприятияләрендә хезмәткәрләр тикшерелде, кан басымын һәм кан тибүен үзңне-үзең тикшерү белән ми инсультын профилактикалау турында лекцияләр укылды. Сәламәтлек үзәгендә ачык ишекләр көне уздырылды. Бер көн эчендә 198 кеше тикшерелде. 10 пациентта SKORE шкаласы буенча йөрәк-кан тамырлары системасы өзлекләренең гомумиләштерелгән рискы билгеләнде. Пациентларга сәламәт яшәү рәвеше, ашауны коррекцияләү, тәмәке тартудан баш тарту, эш һәм ял тәртибе, физик активлык буенча индивидуаль киңәшләр бирелде.

Эре сату комплексында Чистай районының халкы арасында мәгълүматый-күрсәтмә материалларны тарату оештырылды: 100дән артык «Ми инсультына каршы бергәләп» дигән белешмәлекләр таратылды.

Инсультка шик белән пациентларны хастаханәгә кадәр дәвалау һәм ROSIER шкаласы буенча симптомнарны бәяләү тактикасы буенча белешмәлекләр медицина хезмәткәрләренә җиткерелделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International