БРКХдә Сыйфат буенча Европа үзәгенең директор урынбасары Дэвид Кэмпбелл катнашуында мастер-класс узды

2014 елның 21 ноябре, җомга

Бүген «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОсы җирлегендә Сыйфат буенча Европа үзәгенең (Мәскәү шәһ.) директор урынбасары, Кренфилд университеты (Бөек Британия) консультанты Дэвид Кэмпбелл катнашуында «Менеджментның нәтиҗәле системалары – уңышның стратегияләре»дигән IV Халыкара фәнни-гамәли форум чикләрендә оештырылган  «Медицина оешмаларында сыйфат менеджменты  системаларын кертү үзенчәлекләре» мастер-классы узды.

Форум Казан шәһәрендә 20 ноябрьдән башлап 22нә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнагый палатасы булышлыкларында уздырыла.

«ТР ССМ БРКХ» ДАССОда чарада катнашучылар: дәүләт, хосусый медицина һәм белем бирү оешмалары, шулай ук БРКХсе бүлекләренең һәм хезмәтләренең җитәкчеләре.

Семинар башланыр алдынан кунаклар «ТР ССМ БРКХ» ДАССОсы буенча таныштыру экскурсиясенә бардылар. Экскурсия барышында оешманың түбәндәге структур бүлекчәләре күрсәтелделәр: 1нче номерлы дәвалау корпусы, 1нче номерлы консультатив сырхауханәсе, реабилитацияләү бүлеге, Китапханә-информацион үзәк, кабул итү-диагностика бүлеге, шулай ук БРКХдә озак дәвалана торган балалар һәм ата-аналар өчен «Роналд Макдоналд йорты» хәйрия кунакханәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International