Грипп – гомумән алганда, елның көз-кыш вакытында теркәлүче вируслы авыр йогыш. Гриппка бирешүчәнлек гомуми. Йогыш тапшыруның иң киң таралган юлы – йөткерү, төчкерү, сөйләшү вакытында һава-тамчы аркылы.
Грипп этиологиясе булмаган көчле респиратор вируслы йогышлар вакытында авыру акрынлап үсә, ешрак аручанлыктан һәм томаудан, аннан соң юешкә күчъче коры йөткерүдән башлана.
Грипп, гадәттә, көтмәгәндә башлана: температураның кискен артуыннан (38–39 град. һәм югарырак), көчсезлектән, баш, мускул һәм буын авыртуларыннан. Яктылыкка күтәренке сизүчәнлек билгеләнә. Аннан соң йөткерү һәм томау кушылалар. Иң актив дәвер авыруның 3–5 көненә туры килә, сәламәтләнү (катлаулы булмаган формаларда) 8–10 көнгә килә. Грипп вакытында кан тамырлары зарарланалар, шуңа күрә теш уртларының һәм борынның лайлалы тышчасының кан китүчәнлеге мөмкин.
Балаларда грипп төрлечә уза, ләкин алар аеруча каты авырыйлар. Риск төркемен шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр, озакка сузылган патология белән һәм иммун системасының авырулары белән кешеләр, йөкле хатыннар тәшкил итәләр. Грипп кичерүдән соң организм төрле йогышларга гәдәттән тыш бирешүчән була. Ул авыр йогышлы өзлегүләргә китерә: пневмонияләргә, үпкәнеж үлекле шешләренә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, энцефалитларга, менингитларга. Өзлегүләрнең ешлыгы буенча лор-органнары якгыннан авырулары (синуситлар, отитлар, ангиналар) икенче урында торалар. Гриппның каты формасы һәм өзлегүләр вакытында үлем нәтиҗәле очраклар да мөмкин була.
Грипптан иң яхшы саклану – иммунизация.
Гриппка каршы вакциналар кешеләрнең күп өлеше өчен куркынычсыз, гриппны һәм аның өзлегүләрен профилактикалау карашыннан югары нәтиҗәлелеккә ия. Шушы вакциналар белән 60 артык еллар буенча файдаланалар һәм алар үз куркынычсызлыгын исбат иттеләр.
Грипп һәм КРВЙ белән авыруларны профилактикалау өчен кирәк:
Йортны 15–20 мин буенча көненә 3–4 тапкыр регуляр җилләтергә киңәш бирелә.
Кешеләрнең зур төркемнәреннән качыгыз (тамаша чараларыннан, җыелышлардан, очрашулардан).
Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәк (яхшы сыйфатлы йокы, саф һава, актив ял итү, баланска китерелгән ашау), ул организмга төрле йогышлар белән көрәшергә булыша. Тәртипле һәм дөрес ашау зур мәгънәгә ия.
«Аякта» уздырылган һәртөрле вируслы авыру киләчәктә теләмәгән нәтиҗәләргә һәм өзлегүләргә китерергә мөмкин. Шуның өстеннән авырып киткән кеше тирә-яктагы кешеләрне йоктыра.