Яр Чаллы шәһәренә ашыгыч тәртиптә Украинадан 28 мәҗбүри күченүче кеше килде. Яңадан килгән кешеләр вакытлы урнашу пунктында – 1/08 адресы буенча «Камазжилбыт» ЯАО тулай торагында урнаштырылдылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең һәм дәвалау-профилактика оешмаларының күченеп килүче кешеләргә медицина хезмәт күрсәтүне оештыру буенча эш төркеме барлыкка китерелде. Көчле авыручыларны, инвалидларны, йөкле хатыннарны, йогышлы авырулар белән авыручыларны һәм дару препаратларын өзлексез кабул итүгә мохтаҗ булган кешеләрне ачыклау максаты белән медицина тикшерүе уздырылды. Медицина ярдәменә мохтаҗ булган пациентларга бөтен кирәкле дәвалау-диагностикалау ярдәме күрсәтелде. Эпидемиологик күрсәткечләр буенча АДС-м вакцинасы белән өлкән кешеләрне вакциналау һәм В гепатитына каршы иммунизация уздырылды. Профилактик прививкаларның календаренә ярашлы килешмәгәнлек булмаган вакытта февральдә һәм мартта килгәннәргә кызамыкка каршы вакциналауны ясыячаклар. Вакытлы урнашу пунктларында торучы гражданнар «5нче Шәһәр сырхауханәсе» һәм «6нчы Балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССОлары белән хезмәт күрсәтүгә алындылар.