Бүген «ТР ССМ СПИД һәм ЙА ПКРҮ»ДАССОсы наркотикларга бәйле кешеләрнең туганнарының «Вера» дигән Казанның иҗтимагый оешмасы белән бергә Казанда Бауман ур. «Сөй,… ләкин ВИЧ-статусыңны бел» лозунгы астында Изге Вәли көненә багышланган халык алдында акцияне уздырдылар.
Акция максаты –социаль җаваплы тотышның, үз сәламәтлегең турында кайгыртуның һәм үз ВИЧ-статусыңны белүнең кирәклегенә халык игътибарын тарту.
Акция чикләрендә волонтерлар ВИЧ-йогышын, В һәм С гепатитларын, җенси юл белән күчкән йогышларны профилактикалау мәсьәләләре буенча мәгълүматый материалларны – 10 төрле исем 7 меңнән артык, презервативларны – 2 меңнән артык һәм СПИД үзәгендә ВИЧ-йогышка түләүсез медицина тикшерүен ирекле узарга чакыру белән флаерларны тараттылыр. Акция вакытында теләүчеләргә селәгәй буенча ВИЧка түләүсез аноним экспресс-тестлауны узарга тәкъдим ителде, аны 50 кеше узды.
Шулай ук СПИД үзәге «Студенческая» 4нче шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы белән бергә студентларга ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча буклетларны, истәлекләрне тарату белән профилактик акция уздырылды һәм 50 кеше ВИЧка тестланды.