2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турында «Чистай РҮХ» ДАССОда йомгаклау медицина советында сөйләделәр. Киңәшмә эшендә Чистай муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов, Сәламәтлек саклау министрлыгының медтехника бүлеге башлыгы Юрий Фомин катнаштылар.
Дәвалау оешмаларының эшләре турында баш табиб Вилсун Хәмитов хәбәр итте, узган елда район сәламәтлек саклавының уңышлары турында фильм күрсәтелде.
Аерым алганда, киңәшмә барышында сырхауханә хезмәтенең, бала тудыруга ярдәм итү хезмәтенең һәм профсоюзларнең эшләрендә тәфсиллерәк туктадылар.