Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә 2014 елның эшенә йомгак ясадылар

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

18 февральдә Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә Медицина советының утырышы булды. Аның чикләрендә дәвалау оешмасының эшчәнлегенә йомгак ясалды. Президиум составына ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, ТР Дәүләт советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе С.М. Захарова, Казан шәһ. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Т.Л. Алибаев, Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы  М.Н. Садыйков керделәр.

Утырыш эшендә катнашырга КДМУ ректоры А.С. Созинов, КДМА ректоры К.Ш. Зыятдинов, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Р.У. Әхмәтов, ТР ССМның республика һәм шәһәр дәвалау оешмаларының баш табиблары, кафедраларның хезмәткәрләре, хастаханәнең коллективы чакырылдылар.

 «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында» төп докладны Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы М.Н. Садыйков тәкъдим итте. Үзенең чыгышының башында докладчы хастахәнәнең коллективы алдында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән куелган бурычлар үтәлде дип басым ясады.

2014 ел эчендә клиникада 55 113 пациент дәваланды, бу шәһәрдә дәваланганнарның гомуми саныннан 38,8%ны диярлек тәшкил итә. ТР ССМ боерыгына ярашлы, майда сырхауханәдә ашыгыч амбулатор ярдәме бүлеге оештырылды. Бөтенесе бүлекнең 7 ай эше вакытында 5 000  якын очракта хезмәт күрсәтелде.

7нче ШКХнең бала табу йортларында 8378 бала туды, ә ул шәһәр буенча гомуми саныннан 46,8%.

7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең югары квалификацияле хирургия хезмәте бар, көн саен хастаханәнең операция бүлмәләрендә 60 якын операцияләр ясала. Барысы 2014 ел эчендә 19 862 операция уздырылды.

Терапевтик бүлекләрдә 2014 ел эчендә 21 132 пациент дәваланды.

2014 елда Татарстан Республикасы электрон сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт системасын (ЕГИС ЭЗ РТ) кертү буенча эш дәвам ителде. Билгеләргә кирәк, 2014 елда табибка кабул итүгә язылу мөмкинлеге белән 107 206 кеше файдаланды. Һәм диагностик тикшеренүләргә 10 000 артык язылу.

Узган елда сыйфат менеджменты системасын кертүгә аерым игътибар бирелде.

Чыгышның ахырында докладчы 2015 елга бурычларны билгеләде һәм утырышның кунакларына игътибар һәм ышаныч өчен, ә хастаханәнең коллективына уңышлы эш өчен рәхмәт белдерде.

Йомгаклау сүзе ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинга бирелде.

Чараның ахырында бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды. И.Ф. Шәрәфисламовка –  «ТР Атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде , О.Ф.Мартыновага –  «Данлы хезмәт өчен» ТР медале, А.Я. Назиповага, Н.М.Юдинага – ТР ССМның мактау грамоталары тапшырылды. ТР Дәүләт Советы Рәисенең  рәхмәт хатларын Э.Н.Сатарова, Ф.И.Әхәтова, Г.Р. Сәгыйтова алдылар. Хастаханәнең баш табибы М.Н. Садыйков Казан шәһ. Мэрының Мактау грамотасын алды. бөтен хастаханәнең коллективы исеменнән ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинга рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International