РМКМҮ (РМБИЦ) директоры: «Чын укучылар саны ел саен азрак кала, виртуаль укучыларның саны арта»

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Республика медицина китапханә-мәгълүматый үзәгендә (РМКМҮ) 2014 елга йомгак ясадылар. Узган елның нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турында оешманың директоры, профессор Юлия Дрешер сөйләде.

Үзәк 40 меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтә. Бу Татарстан сәламәтлек саклавының белгечләре, атап әйткәндә, практик табиблар, медицина персоналы, студентлар, укучылар, аспирантлар, ординаторлар, профессорлар-укытучылар составы һәм хәтта медицина оешмаларының пациентлары. РМКМҮ фонды 694 586 данәләрдән тора.

 

Юлия Дрешер сөйләгәнчә, узган ел эчендә файдаланучылар саны 45 мең кешегә артты. Бердәм мәгълүматый каталог оештырылды, һәм бүгенге көнгә ул бик таләп ителә. Аның сүзләре буенча, үзәк Россиянең мәгълүматый киңлегендә генә түгел, ләкин халыкара киңлегендә дә эшли. 2014 елда РМКМҮ китапханәсенең фондын уңышлы тулыландырып булды. Үз электрон картотекалары төзелде.   «Ләкин чын укучылар саны ел саен азрак кала, виртуаль укучыларның саны арта», – дип үзәкнең директоры билгели.

РМКМҮнең эше узган елда югары дәрәҗәдә бәяләнгән иде. 2014 елда РМКМҮ Сыйфат өчен Хөкүмәт премиясе лауреаты булды.

Киләчәктә китапханәнең мәйданын арттыру мәсьәләсен чишәргә һәм китапханә фондларының сакланганлыгын тәэмин итәргә кала. Белгечләрнең квалификацияләрен күтәрү, сыйфат менеджменты системасын камилләштерү, халыкара, россия, регион мөнәсәбәтләрен ныгыту 2015 елда шулай ук приоритетлы бурыч булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International