Татарстан Президенты Урыссу РҮХнең капремонттан соң бала табу бүлегенең бинасын карап чыкты

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына килеп китте. Ютазы муниципаль районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Урыссу район үзәк хастаханәсен карап чыкты, шул санда капиталь ремонт уздырылган корпусларының берсен. Яңартылган бинада РҮХнең акушерлык-гинекология бүлеге урнашкан. Татарстан Президенты өчен таныштыру сәяхәтен ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин уздырды.

Объектның капремонты республика бюджетыннан финансланган. Эшләрнең смета бәясе 10,2 млн. сумнан артык тәшкил итә. Капремонт 2014 елның августында башланды, 2015 елның 15 февралендә тәмамланды. Шушы елда ТР ССМның үзәкләштерелгән чаралар буенча җыелма сметаның акчалары исәбенә Урыссу РҮХнең бала табу бүлеген 4,7 млн. сум булган гомуми суммасына медицина җиһазлары белән җиһазландырырга планлаштырыла. Дәвалау оешмасының баш табибы Ренат Фатыйхов журналистларга белдергәнчә, җиһазларның бер өлеше (наркоз-сулыш аппараты һәм операцион өстәле) килде инде, аларны монтажлау иң якын көннәрдә башлана.

 Татарстан Президенты баш табибка медицина техникасын сатып алу өчен 1 млн. сумга сертификат тапшырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районы советының территориясенең социаль-икътисадый үсешенең 2014 елдагы йомгакларына багышланган Совет утырышында катнашты.

 
МА «Татар-Информ» мәгълүматы буенча ТР Президентының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International