Баулы районында йомгаклау медицина советы узды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген «Баулы район үзәк хастаханәсе» Дәүләт автономлы сәламәтлек саклау оешмасында Баулы муниципаль районының башлыгы  Р.Х. Гатиятуллин,ТР ССМ медицина техникасы бүлегенең башлыгы Ю.А.Фомин, Баулы муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе С.П.Самонина, «Баулы район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Г.В.Алексеев, «Бавлынефть» НГЧИнең, Роспотребнадзор,  «Таттехмедфарм» ДУПның вәкилләре катнашуларында йомгаклау медицина советы узды.

«Баулы муниципаль районының сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенең 2014 ел йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары турында» дигән баш табибның төп докладында сәламәтлек саклау өлкәсендә Баулы муниципаль районының территориясендә гамәлгә ашырылган 2012 елның Россия Федерация Президентының май әмерләрен,  федераль һәм республика программаларын үтәү буенча эш дәвам итә дип билгеләнде.

Индикатив күрсәткечләр буенча Баулы РҮХнең рейтингы соңгы 3 ел эчендә югары дәрәҗәдә калып, 9–14нче урында тора. 2014 елда Новозареченск табиб амбулаториясендә һәм 3 ФАПда капиталь ремонт ясалды, 1 модульле ФАП төзелде, суд-медицина экспертизасы бюросы урнашкан патолого-анатомик корпус эксплуатациягә кертелде, флюорография һәм рентгент кабинетлары реконструкцияләүне тәмамлаудан соң эшкә керештеләр.

Баш табиб урынбасары Р.М.Мөхәммәтшина докладында сыйфатлы медицина тикшерүләрен уздыруның мөһимлегенә игътибар бирелде.
ТР ССМ вәкиле Ю.А. Фомин Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының 2014 елда уңышларын тамгалады, бу елда медиклар алдында торачак мәсьәләләрне билгеләде. Ахырда Баулы РҮХнең эшчәнлегенә  уңышлы билге бирде.

Район башлыгы  Р.Х. Гатиятуллин чыгышында сәламәтлек саклау җәмгыятьнең социаль-икътисадый үсешенең өлкәсендә приоритетлы юнәлешкә бәйле булуын билгеләде, районның икътисадый үсеше турында сөйләде һәм медицина университетларын тәмамлаучылар районга кайтырлар дип ышаныч белдерде.

Чараның ахырында тантаналы шартта медицина хезмәткәрләрен һәм сәламәтлек саклау ветераннарын бүләкләү узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International