ТР төньяк-көнчыгыш һәм Кама алды регионының «Елның хатын-кызы. Елның ир кешесе: хатын-кыз карашы» традицион Республика конкурсының зона туры Алабуга шәһәрендә узды. Анда район конкурсларының җиңүчеләре катнашты. «Елның хатын-кызы. Елның ир кешесе» исеменә дәгъвачылар – ул иҗтимагый тормышның бөтен өлкәләрендә (гаиләдә, бизнеста, фәндә, мәдәниятта, сәламәтлек саклавында, производствода, дәүләт идарәсендә) үзенең эш сыйфатларын, иҗади потенциалны уңышлы гамәлгә ашырган, граждан инициативаларында актив катнашкан кешеләр.
«Минем һөнәрем – минем язмышым» номинациясендә төп бүләкне «Мамадыш РҮХ» ДАССОның сырхауханәсе табибы акушер-гинекологы Миләүшә Вәлиуллина яулап алды.
«Мамадыш РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре республика конкурсларында регуляр катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Шулай, физиотерапевтик кабинетның шәфкать туташы Любовь Мазилова 2013 елның нәтиҗәләре буенча «Ак Чәчәкләр» республика конкурсында «Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә; «Елның хатын-кызы. Елның ир кешесе: хатын-кыз карашы» Республика конкурсында «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүче булып танылды, 2014 елда «Урта белемле иң яхшы медицина хезмәткәре» Россия конкурсының Республика этабында «Иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә 3нче урын яулап алды. Шул ук конкурста «Иң яхшы фельдшер» номинациясендә 2нче урын Галиева Эльмира – Урта Кирмән ФАПның мөдире фельдшерына бирелде. 2014 елда ультратавыш диагностикасы табибы Изил Сингатуллин шулай ук «Елның хатын-кызы. Елның ир кешесе: хатын-кыз карашы» Республика конкурсында «Минем һөнәрем – минем язмышым» номинациясендә җиңүче булды.