Йөклелекнең иртә срокларында скрининг тикшеренүләр

2015 елның 20 феврале, җомга

«2012–2014 еллар эчендә Әлмәт пренаталь диагностика үзәгенең эшен анализлау. Йөклелекнең 1нче триместрында скрининг уздыруның оештыру һәм диагностика мәсьәләләре» региональ эш киңәшмәсе ТР ССМның медицина генетикасы буенча баш штаттан тыш белгече, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның медик-генетик консультациясе мөдире Зөлфия Вафина катнашуында узды. Очрашуның кунаклары шулай ук Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарыннан чакырылган хатын-кызлар консультацияләре мөдирләре, шушы районнарның участок табиблары акушер-гинекологлары булдылар. Аларны «Перинаталь үзәге белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Лидия Исмәгыйлева сәламләде.

«2012–2014 еллар эчендә Әлмәт пренаталь диагностика үзәгенең эшен анализлау. Йөклелекнең 1нче триместрында скрининг уздыруның оештыру һәм диагностика мәсьәләләре» төп доклады белән пренаталь диагностика үзәгенең мөдире, «ПҮ белән ӘБШХ» ДАССОның ультратавыш диагностикасының табиб-эксперты Патимат Арсуева чыгыш ясады.

«Пренаталь диагностика бүлегендә кабул итүне  оптимизацияләү өчен графикны саклау һәм тәртипне тәэмин итү турында» перинаталь үзәге белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире Гөлсинә Гыйрфанова сөйләде.

Очрашу ахырында районнарның вәкилләре чыгыш ясадылар, методик эшне оештыру өчен рәхмәт сүзләре, ПДҮнең эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр әйтелделәр, фикерләр алмашуы булды.

 
Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International