20 февральдә «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОның2014 елның эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар» дигән Хастаханә советының утырышы узды.
Хастаханә советының эшендә сәламәтлек саклау министры урынбасары Шишмарева Е.И., «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББОның проректоры Нюхнин М.А., «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның проректоры Шулаев А.В., «Республика медицина профилактикасы үзәгенең» баш табибы Садыйкова Р.С., госпитальнең хезмәткәрләре, КДМУ һәм КДМА оешмаларының җирлегендә эшләгән кафедралар мөдирләре катнаштылар.
2014 елда коллектив эшенең нәтиҗәләрен күрсәткән төп доклад белән баш табиб Кормачев М.В. чыгыш ясады. 2015 елда чишү өчен бурычлар билгеләнде: 2нче номерлы неврология бүлегенең җирлегендә тамырлар үзәгенең эшен оештыру, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итү чикләрендә чараларны лаеклы дәрәҗәдә уздыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү буенча эшне хезмәткәрләр арасында активлаштырырга. Госпитальнең Күзәтү советы рәисе – министр урынбасары Е.И.Шишмарева коллективның эш нәтиҗәләренә уңай бәя бирде һәм киләчәктә уңышлар теләде.