16 февральдәнбашлап 22 февральгәкадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8942 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1222 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 998 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 44 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 47 кеше зыян күрде, 1 очрак – үлү нәтиҗәсе белән, 33 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 25 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 82 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7292 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 53, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 229.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 34кә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 18гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 19га, ЮТҺ буенча – 8гә артты. Чакырулар саны янгыннар буенча – 4кә, бала табулар буенча – 24кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 69га артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.