Бүген «Кояшлы» балалар сырхауханәсенең озак көтелгән ачылуы булды. Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Алексей Песошин, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Түбән Кама муниципаль районының башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнаштылар. Моннан тыш, Түбән Камага «Таттехмедфарм» ДУПның генераль директоры Олег Акберов килеп китте.
Хастаханәнең бинасы 1976 елда эксплуатациягә тапшырылды. Шуннан бирле анда капиталь ремонт ясалмады – «косметик» эшләр генә гамәлгә ашырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының әмеренә ярашлы узган елның мартында сырхауханәнең капиталь ремонты башланды. Төзелеш-монтажлау эшләрен уздыруга 60 миллион сумм бүлеп бирелде. Хәзер шәһәрнең кечкенә яшәүчеләре хәзерге заман хастаханәсендә медицина хезмәтләрен ала алачаклар. Бу кызыклы, яңартылган балалар сырхауханәсендә киңлекне гуманизацияләү идеясы тормышка ашырылган. Бу тәрәкъкый итә торган уеннар, уен модульләре, мультфильмнар белән почмаклар, алар төп максатка – балаларның табибларга бару мөнәсәбәтләрен үзгәртүгә – булышачак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының әмере белән сырхауханәне мебель һәм дәвалау-диагностикалау җиһазлары белән җиһазлау өчен 19 миллион сум бүленде.
Тагын хастаханә территориясендә яңа дәүләт даруханәсе ачылды.
«Кояшлы» балалар сырхауханәсе шәһәр сәламәтлек саклау системасының иң мөһим объекты. Монда урнашканнар: амбулатор-сырхауханә принципы буенча хезмәт күрсәтү өчен 33828 бала беркетелгән 2 педиатрия бүлеге; барлык 0дан 18 яшькә кадәр шәһәр балаларына (51946 балага) хезмәт күрсәтә торган амбулатор физиотерапевтик бүлек; 13тән 18гә кадәр яшьүсмерләрне (11998 баланы) кабул итә торган, балаларга һәм яшьүсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге; 34 мәктәпкәчә һәм 22 мәктәп оешмаларына хезмәт күрсәтә торган, уку оешмаларында балаларга һәм яшьүсмерләргә медицина ярдәмен оештыру бүлеге; диагностика бүлеге (лаборатор хезмәт, рентгендиагностика хезмәте, йогышлы авырулар кабинеты); шәһәрдә һәм районда бердәнбер Сәламәт бала кабинеты. Хезмәт күрселә торган беренче ел яшәүче балалар саны – 4 меңгә кадәр кеше ай саен. Сырхауханәнең хезмәт күрсәтү районы шәһәрнең 2/3 территориясен тәшкил итә.
© Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты