Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсендә 2014 елга йомгак ясадылар

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Түбән Камага эш визиты чикләрендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин районның йомгаклау медицина советында катнашты. Анда 2014 елның йомгаклары һәм 2015 елга планнар турында фикер алыштылар. Төп доклад белән Түбән Кама муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиев чыгыш ясады.

Очрашу барышында ачыкланганча, 2014 елда Түбән Кама муниципаль районының территориясендә туучылар саны 14,1 промилле тәшкил иткән. Гомуми үлем саны – 9,3. Табигый халык санының артуы – 4,8. Бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Гомуми үлем санының структурасында 3 ел эчендә кан әйләнеше әгъзаларының авырулары беренче урында торалар һәм 50.0%ка якын тәшкил итәләр. Сүз миокард инфарктлары һәм инсультлар турында бара. Шушы елда хәлне яхшы якка үзгәртергә дип, бурыч куелды. РФ Президенты Владимир Путин шушы елны йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елы дип игълан итте, Түбән Камада бу юнәлештә эш бөтен ДПОда алып барылачак, медицина профилактикасы үзәге алдында зур бурычлар торалар.

Медсовет ахырында иң яхшы хезмәткәрләрне мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International