Бүген ТР сәламәтлек саклау министрлыгының фармация идарәсенең медицина техникасы бүлегенең башлыгы Юрий Фомин, Югары Ослан районының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Вилена Касимова катнашуында Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең йомгаклау медицина советы булды. Төп доклад белән «Югары Ослан РҮХ» ДАССОның баш табибы Ирек Мусин чыгыш ясады.
Баш табиб 2014 елның уңышлары турында сөйләде, «ТР Электрон сәламәтлек саклавы» БДМСсын (ЕГИС) кертү буенча эшләрне билгеләде һәм 2015 елга планнарны һәм бурычларны ачыклады. Эшләрне уздыруда күрсәтелгән ярдәм һәм булышлык өчен баш табиб сәламәтлек саклау министры Адел Вафинга, Югары Ослан мунициаль районының башлыгына Марат Зыятдиновка рәхмәт сүзләрен белдерде.
Төп проблемалы мәсьәләләр буенча район халкына медицина хезмәтен күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Дана Зарипова чыгыш ясады. Аерым игътибар демографик хәлгә, халыкның үлем санының тискәре күрсәткечләренә һәм төп сәбәпләрдән халыкның үлем санын киметү буенча чараларга бирелде. 2 эл эчендә халыкның билгеле төркемнәрен диспансерлаштыруга йомгак ясалды һәм социаль мәгънәле авыруларны, шул санда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елының чикләрендә, профилактикалауны күтәрү буенча эш билгеләнде.
Юрий Фомин үз чиратында 2014 елда республиканың сәламәтлек саклау системасының уңышлары һәм ССМ белән уңышлы гамәлгә ашырылган проектлары белән таныштырды. Ул РҮХ коллективының эшен «нык 4кә» бәяләде!
Социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча Башкарма комитетның җитәкчесе урынбасары район үзәгеннән ераклашкан торак пунктларының дару тәэминәте буенча җайланган эшне һәм район сәламәтлек саклау оешмаларының материаль-техник тәэминәтендә уңай үзгәрешләрне билгеләде. Медсовет хезмәткәрләрне традицион бүләкләү белән тәмамланды.