Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә КДМУның галимнәр советы утырышы булды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның 26 февралендә Татарстан Республикасының баш медицина югары уку йортының – Казан дәүләт медицина университеты галимнәр советының утырышы булды. Чара күчмә булды: утырыш КДМУның иң эре клиник җирлекләренең берсе – Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең бинасында уздырылды. Дәвалау оешмасы КДМУның 12 кафедрасы өчен җирлек булып тора. Гадәт буенча, клиниканың кунакларына кайбер бүлекләрнең эшен күрсәттеләр: кабул итү-диагностика бүлегенең, операцион блокның, анестезиология һәм реанимация бүлегенең, шулай ук тамырлар үзәгенең.  Сәяхәтнең ахырында

Казанның «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы М.Н. Садыков сәлам сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул клиника стеналарында утырышны уздыру мөмкинлеге өчен галимнәр советының әгъзаларына рәхмәт белдерде, шулай ук кафедраларның барлык хезмәткәрләренә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен белдерде.

Аннары утырышның көн тәртибенә ярашлы  түбәндәге чыгышлар тыңланды: «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда  белем бирү программаларын, фәнни проектларны, клиник эшне гамәлгә ашыру», «Өзлексез медицина белеме» пилот проектында КДМУның катнашуы нәтиҗәләре», «Укучыларның һөнәри осталыкларын формалаштыруда клиник кафедралар белән ҮҺИ(ЦПУ)ның кооперациясенең роле».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International