Рөстәм Миңнеханов Курганда академик Г.А. Илизаров исемендәге «Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе» фәнни үзәгенең эше белән танышты

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Курганга эш визиты чикләрендә академик Г.А. Илизаров исемендәге «Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте. Фәнни үзәкнең директоры Александр Губин аның эшләү системасын тәкъдим итте һәм пациентларны дәвалауда куллана торган төп алымнар турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, академик Г.А.Илизаров исемендәге «Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәге –«чрескостный остеосинтез» дигән алымның туган иле. Бүген аны дөньяның 60 артык илләрендә кулланалар.  Үзәкнең җирлегендә ел саен Россия һәм чит ил табиблары өчен уку курслары уза.

Үзәктә 4 академик, 11 профессор, 30 фәннәр докторы һәм 93 фәннәр кандидаты эшли. Давалауны төрле илнең  һәм төрле яшьтәге пациент алырга мөмкин. Ел саен дәвалауны һәм реабилитацияләүне 9 меңнән артык кеше уза.

Фәнни үзәктә уникаль нейрохирургия бүлеге эшли. Россиядә беренчеләрдән берсе булып Үзәк эре һәм вак буыннарны эндопротезлау белән шөгыльләнә башлады. Үзәкнең эшчәнлеге белән танышу барышында кунаклар нейрохирургия бүлеген, травматология-ортопедия бүлеген карап чыктылар, шулай ук Торгызу ортопедиясе музеена барып кайттылар. Рөстәм Миңнеханов «Торгызу травматологиясе һәм  и ортопедиясе» үзәгенә Татарстаннан дәвалануга килгән авыручылар белән аралашты. Ул медицина оешмасында булу шартлары белән кызыксынды һәм барысына иң тиз терелүне теләде.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Курганда бер көнлек эш визиты белән булды.

Татарстан делегациясе составында шулай ук: ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары– ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм башкалар.

 
ТР Президенты матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International