Кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә булды

2015 елның 27 феврале, җомга

2014 елның йомгаклары буенча финанс-чыгымлы авырулар буенча кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү программаларын, Татарстан Республикасы  гражданнарын түләүсез дару чаралары белән тәэмин итүне,  медицина оешмаларын дару белән тәэмин итүне  гамәлгә ашыру турында «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПда видеоконференция тәртибендә Республика киңәшмәсендә сөйләделәр. Төп докладлар белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева һәм «Таттехмедфарм» ДУПнең генераль директоры Олег Акберов чыгыш ясадылар.

Фәридә Яркаева сөйләгәнчә, социаль хезмәтләрнең җыелмасын алырга хокуклары булган федераль льготниклар саны 2014 елның 31 декабренә торышы буенча 114 445 кеше тәшкил итте. Социаль хезмәтләрнең җыелмасын алырга хокуклары булган федераль  льготниклар санының артуы 2014 елның башыннан 9,5% булган. 2015 елның 1 гыйнварына, дару тәэминәте өлешендә социаль хезмәтләрнең җыелмасыннан 2015 елга баш тарткан гражданнарны исәпләп, федераль  льготниклар саны 104797 кеше тәшкил итте.

Аның сүзләре буенча, 2014 елда КДЧТ (ОНЛС) программасы буенча финанслау күләме 1257, 6 млн. сум тәшкил итте. Бу 2013 елга караганда 2,9%ка күбрәк. 2013 елга караганда льготалы рецептлар буенча 2%ка күбрәк хезмәт күрсәтелгән (1 901 986).

2014 елның нәтиҗәләре буенча бер льготалы рецептның Россия Федерациясе буенча уртача бәясе 945,30 сум, Идел буе Федераль округы буенча – 810, 12 сум,  Татарстан Республикасы буенча 620,43  сум тәшкил итте.

  Башкарма хакимият Федераль органнарына җибәрелгән гражданнарның язу мөрәҗәгатьләренең саны 1,2 тапкырга кимеде. 2013 ел белән чагыштырганда дару тәэминәте буенча ярдәм өчен социаль хезмәтләрнең җыелмасыннан баш тарткан гражданнар мөрәҗәгатьләренең саны 1,4 тапкырга кимеде.

Министр урынбасары белдергәнчә, Татарстан Республикасында 2014 елда 7 финанс-чыгымлы авыру буенча программа уңышлы гамәлгә ашырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International