Яр Чаллыда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында Шәһәр советының йомгаклау утырышы булды.
Шулай ук утырышта ТР Президенты Аппаратының вәкилләре, ТР Министрлар Кабинетының составы, депутатлар корпусы, территориаль идарәләрнең һәм ведомство астындагы оешмаларның җитәкчеләре, шәһәрнең активы, массакүләм мәгълүмат чаралары булдылар. Чара 2 этапта узды. Башта бөтен тармаклар, шул санда сәламәтлек саклавы да, катнашкан күргәзмә тәкъдим ителде. «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе», «Кама балалар медицина үзәге», онкология диспансеры, «1нче номерлы шәһәр стоматология сырхауханәсе» ДАССОры үзләренең уңышлары, технологияләре, кадрлары һәм киләчәкләре турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов бу оешмаларның презентацияләре белән кызыксынды һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең киләчәктәге үсеш юнәлешләрен билгеләде.
Аннары 2014 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенең йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар буенча Яр Чаллы шәһ. Башкарма комитетының җитәкчесе Наил Магдеев чыгыш ясады. 2014 елда 8040 кечкенә чаллылар туды дип, билгеләде ул. Яр Чаллыда үлем санының иң түбән һәм халыкның табигый арту санының иң югары күрсәткечләре билгеләнәләр.
2014 елда шәһәрдә 2167 югары технологияле операция, алар арасында 94,5% – Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе җирлегендә уздырылды.
Сәламәтлек саклау оешмаларында «ТР электрон сәламәтлек саклавы» БДМС (ЕГИС) кертелде һәм уңышлы эшли. 2014 ел эчендә табибларга кабул итүгә Дәүләт хезмәтләренең порталы һәм информатлар аркылы 50% артык пациентлар язылды.
Шул ук вакытта, Башкарма комитеты башлыгы шәһәрдә Элеватор тауында торучыларга ФАП төзергә, Кама балалар медицина үзәгенең «Г» блогында һәм ашыгыч медицина ярдәме подстанциясендә ремонт эшләрен уздырырга кирәк дип билгеләде.
Бүләкләү церемониясендә Президент Рөстәм Миңнеханов күренекле чаллыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды. «ТР атказанган табибы» хөрмәтле исемен «1нче номерлы стоматология сырхауханәсе» ДАССОның табиб-стоматолог-терапевты Зәлия Ситдыйкова алды.